Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев: «Нәселебез арта»

Танылган юмор остасы Әбри Хәбриев ферма ачып җибәргән. Җырчы аның зур табыш китерәчәгенә ышана.

news_top_970_100
Әбри Хәбриев: «Нәселебез арта»

Әбри Хәбриев үзенең инстаграмына видео куйган. «Дуслар, ферма ачтык бит, котлагыз. Әлеге ферма безгә пандемиядән соң зур акчалар китерәчәк. Бәлки әле ресторан да ачып җибәрербез. Безнең фермага кушыласыгыз килсә, рәхим итегез. Менә безнең әкәм-төкәмнәр фермасы», — дип камерасын шуларга юнәлтә ул. «Нинди матурлар, нинди симезләр. Әкәм-төкәм кирәк булса, килегез», — дип шаярта Әбри. 

Инстадуслары җырчыга әкәм-төкәмнәрнең бик тиз үрчүе турында язалар. Алар әкәм-төкәмнәрнең бит тиресе өчен файдалы булулары турында әйтеп, бушка өләшмәскә, берсен 250 сумнан сатарга киңәш иткәннәр. «Киләчәктә матурлык салоны ачып җибәрегез. Аларда коллаген күп бит. Бит тиресен чистарталар, җыерчыкларны тигезлиләр», — дигәннәр алар.

Бер төркем инстачылар Әбри Хәбриевлар бәби көтә дип уйлаган. «Шаярта икән, без монда гаиләгез ишәя икән дип ышанып утырабыз», — дип көлгәннәр җырчының виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100