Иркәнең кызы Ихлас сүрәсен - "кульһүәлла" укый

Җырчы Иркә кызы Әминәнең Ихлас сүрәсен укыганын видеога төшереп, социаль челтәргә элеп куйган.
"Тәти кыз, булдыра бит!"
"Исеме дә, үзе дә бик матур, әнисе кебек. Акыллы, мәрхәмәтле бала булып үссен".
"Әбисенә рәхмәт! Бала чакта өйрәнгән догалар мәңге истән чыкмый",- дигән теләкләр язган укучылар Иркәнең инстаграмдагы аккаунтында.