news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фәрит абый җиләк җыя торган җайланма уйлап тапкан — видео

Җиләкләрне, печән чапкан кебек, чабып тутыра ул.

news_top
Фәрит абый җиләк җыя торган җайланма уйлап тапкан — видео

Бу көннәрдә мессенджерларда бер кызыклы видео таралды. Фәрит абый җиләкне яңача җыярга өйрәтә. Ул моның өчен махсус җайланма уйлап тапкан. Җиләкләрне, печән чапкан кебек, чабып тутыра ул. Бераз җыйгач, җайланманы биеккә күтәреп, җиләкләрне чиләккә коя. Чүплерәк җыелганнарын кошларга очыртып җибәрә.  

Шат күңелле абый: «Туган-үскән җирләрем, печән чапкан җирләрем», — дип җыр көйләп алырга да онытмый.

 «Агротехника «Фәрит Д+», — дип шаярта видеога төшерүче иптәше. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар