Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллина ясалма Сабантуйлар турында: «Показуха һәм тәлинкә тоту»

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина бүгенге Сабантуйлар турындагы фикерләре белән инстаграм сәхифәсендә бүлешкән.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллина ясалма Сабантуйлар турында: «Показуха һәм тәлинкә тоту»
Солтан Исхаков

«Хәерле иртә, җәмәгать! Сабантуйга «тере коридор» ясарга бардыгызмы?! Конгресс кунакларын каршы алдыгызмы?

Авыл (хезмәт) кешесе өчен Сабантуй бәйрәмме ул?!

Милли бәйрәм халыкныкы булырга тиеш шикелле?!

Югарыдан килгән кунакларны каршы алу өчен атна буе репетиция, алар килеп табынга утыргач, «Уффф, Аллаһка шөкер, котылдык", - дип өйләргә таралу түгел!

Показуха һәм «тәлинкә тоту»дан туктатып торган иде узган ел.

Ммлли бәйрәмебез котлымы, корТлымы булсын дип язасым килми, нишләптер», — дигән ул.

Миләүшә Сибгатуллина Харрас Әюповның шигыреннән өзек тә урнаштырган. Шигырьнең хештегын #ялГаннарда Сабантуйлар гөрли дип куйган.

 Яланнарда Сабантуйлар гөрли!

Яшь егетләр сыза гармунын.

Уйнаклатып җилләр алып китә,

Еракларга гармуннар моңын.

Инстачылар да Миләүшә белән килешкәннәр.

«Чыннан да, кемгә бәйрәм, кемгә хәйран»;

«Иген игүче, көнне төнгә ялгап ипи үстерүчене, авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләргә кирәк бигрәк тә Сабантуйда»;

«Без бәләкәй чакта, әниләр тегеп биргән күлмәк белән шатланып, сикергәләп йөргән вакытта почет бар иде әле авыл эшчәннәренә. Сарык суеп, яланнарга матур итеп табын корып сыйлыйлар иде, бүләк өләшәләр иде. Хәзер исем өчен акчаны кесәләренә салырга гына үткәрәләр олы абзыйлар»;

«Нәкь шулай. Авыл тормышына бер катнашы булмаганнарга баш ияләр. Эшчән халык бөтенләй икенче планда кала, ничек йөрәк әрнемәсен», — дип калдырганнар комментарийларны.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100