Җырчы Иркә бәпкәләр турында: "Ярата идем, шул ук вакытта күралмый идем"

Җырчы Иркә бәпкәләр турында: "Ярата идем, шул ук вакытта күралмый идем"
Җырчы Иркә - авыл кызы. Әлбәттә, аңа бәпкә саклау кебек эш тими калмаган. Иркә менә шул хакта хәтирәләрен инстаграмында уртаклашкан.

"Ел саен авыл инкубаторыннан әни белән әти зарплата хисабына каз бәпкәләре ала. Кайбер елны 20не, ә кайбер елны 30ны алалар. Балачагымның иң зур кайгысы шул. Таңнан шул бәпкәләрне куып төшеп китә идем, кичкә кадәр шунда. Шундый нык уйныйсы килә, кешеләр күбрәк булган җирдә утырасы килә... Кыскасы, бик күңелсез иде.

Мин бәпкәләргә җырлап та ала идем, биеп тә ала идем, ярата идем, шул ук вакытта күрә алмый идем.

Бөтен яшьтәшьләрем рәхәтләнеп уйнап йөри, ә мин шул пи-пи килгән каз бәпкәләренә карап утырам. 

Иң бәхетне минутларым - аяз күкне болыт капласа. Болытлар 10 км ераклыкта урнашкан Ак Бүре авылы өстендә күренсә дә, бәпкәләрне куалап өйгә кайтып керәм. Иии, сорыйм Ходайдан, җил генә борылмаса ярар иде, дип. Җил борылмый иде. Яңгыр ишеп ява, ә мин бәхетле. Бәлки шуңадыр, мин яңгырны бик яратам. Әле дә рәхәтләнеп тәрәздән күзне алмый яңгыр күзәтәм.

Ә каз бәпкәләрен ел саен 4-5ен мин йоклап киткән арада карга эләктереп китә. Берничәсе йомшаграк була иде, яталар да үләләр. Берсен я сыер, я үгез таптый, әтәч чукый. Ел саен сентябрь аена 4 бәпкә кала. Нишлим инде, дүрттән артмый да, кимеми дә", - дип язган Иркә.