Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишканы кайгырта: «Булачак хатын, бала да табасы бар»

Җырчы мунча идәне ясарга такта сатып алган.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишканы кайгырта: «Булачак хатын, бала да табасы бар»
Салават Камалетдинов

Тәтишканың аяклары туңмасын өчен Ришат Фазлыйәхмәтов мунча идәнен яңартырга булган. «Тәтишка турында кайгыртырга кирәк. Булачак хатын бит, бала да табасы бар әле», — дип сөйли ул инстаграмда. Җырчы сөйгәне Эльмираны Тәтишка дип йөртә.

Мондый кайгыртучанлыкка Тәтишканың бик күңеле булган. «И, рәхмәт, матурым, син чын ир-ат», — дип комментарий язган ул.

Ришат идән өчен карагай агачы сайлаган. «Черми, нык була дип әйттеләр», — ди ул. Инстачылар Ришат белән килешмәгән. «Карагай салкын була, юкә кирәк. Барыбер ике елдан алыштырасың, исләнә башлый» «Черсен соң, аның каравы ике ел саен яңа идән таптыйсың. Ә Тәтишкага килгәндә, ул инде чыныкканга охшаган», «Икегез бергә керә башлагач, туңмый башлый ул», — дип яза алар.

Бер абый: «Вәт замана, мари урманнары арасындагы Мазар Башы мунчасы идәненә француз кибетеннән агач сатып алабыз бит, ә», — дип шаккаткан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100