Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Менә ул чын дуслык» — Камал театры Башкорт театрын каршы ала (видео)

Театр артистлары кочаклашып, туганнарча күрешәләр.

news_top_970_100
«Менә ул чын дуслык» — Камал театры Башкорт театрын каршы ала (видео)
https://www.instagram.com/kamalteatr/

«Менә шундый була ул чын дуслык», «Ничек җылы очрашу», — дип сокланган инстачылар Камал театрының Башкорт театрын кабул итү видеоларын күреп.

Камаллыларның гөрләшеп Гафури театры артистларын каршы алу күренеше — соңгы арада ике халык арасында барган аңлашылмаучанлыкларның капма-каршысы. Күптән очрашмаган артистлар кочаклашып, туганнарча күрешәләр. Юлчыларны матур итеп бизәлгән чәй табыны көтә.

«Ай, булдырасыз. Бар халыкка үрнәк булып, озын-озак дус булып яшәргә Ходай насыйп итсен», «Менә бит ничек күңелле мизгелләр, башкортлар белән татарлар күрешә», «Безнең татар халкы матур итеп каршы ала, матур итеп озатып та кала», «Көнләшеп карыйм, мин Чаллыда. Казанда булсам, туган ягым башкортларын каршы алырга барыр идем. Афәрин! Тату булыйк, бердәм булыйк!» — дип яза театр тамашачылары.

«Камал театры безне ихлас каршы алды», — дип язган Башкорт театры да үзенең инстаграм сәхифәсендә.

Казанда Гафури театры гастрольләре 17 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Коллектив Камал сәхнәсендә җиде спектакль күрсәтәчәк. Алар арасында театрның данлыклы «Зөләйха күзләрен ача» спектакле дә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100