Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Машинаны карамасаң — йөрми башлый, хатынны карамасаң….» — Данир Сабировтан пародия

Юмор остасы юлда машинасы ватылып калган очракта, кайсы артистның үзен ничек тотачагын күрсәткән.

news_top_970_100
«Машинаны карамасаң — йөрми башлый, хатынны карамасаң….» — Данир Сабировтан пародия
Владимир Васильев

Данир Сабиров артистларга кызык пародия ясаган - юлда машинасы ватылып калган очракта, кайсы артистның үзен ничек тотачагын күрсәткән. Инстачылар видеоны бик ошатканнар, «Үтердең», «Хәлләр бетте көлеп», — дип яза алар юмор остасына.

Машинасы ватылгач, Айдар Галимов холкына күрә, сабыр гына борчылган: «Ватылды, кабынмый машина „ңңңңңң“ дип тора… Белмим-белмим, нәрсәдә проблема?» — ди ул.

Данир Сабировның иң яраткан пародия күрсәтү герое - ул Салават Фәтхетдинов. «Ёшкин кот, яп-яланаяк, машина түгел, туфта…» — дип язарга ярамаган сүзләр белән сүгенә Салават абыебыз. Данир Сабиров та аларын сыздырып аткан.

Габделфәт Сафин: «Ватылгач, машина түгел инде бу. Машина ватылмый торган булырга тиеш. Машинаны карамасаң — йөрми башлый, хатынны карамасаң — йөри башлый», — дип акыллы фикерләрен әйтеп куя.

«Мондый вакытта аварийка куясың да, бетте-китте, көтәсең. Главное кайгырма», — дип үз-үзен тынычландыра Фирзәр Мортазин.

«Мин иремә Салават булып шалтыратам икән, ватылгач», «Салават үтерде», «Айдар абый шундый хәлләрдә дә менә дигән итеп тота үзен», «Мин нервам бетеп, ирне сүгәр идем», «Данир, юлларда имин йөрергә язсын, булдырасың, борын салындырып утырмыйсың әле, башкаларның да күңелен күрәсең», — дип яза Данирның инстадуслары.

«Күз тигән, иртән Казан урамнарында эт тә юк дип җилдереп барды бит», — дигән бер ханым.

«Безнең татарда ике генә чир бар — күз тигән һәм салкын тигән», — дип җавап язган аңа Данир. «Әле кизү бар», — дип өстәгән бер инстачы.

«Арзанлы машина аласыз да юлда каласыз», — дип артистларның фәлән миллионлык машинада җилдерүенә төрттерүче дә табылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100