Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Машинадан дуңгыз абзары ясаганнар»

Машинасын пычратуларыннан зарланып, вконтакте төркеменә хат язганнар.

news_top_970_100
«Машинадан дуңгыз абзары ясаганнар»
Вконтакте, "Шепот Муслюмово" төркеменнән

Вконтакте социаль челтәрендә «Шепот Муслюмово» дип аталган төркемдә билгесез автор юл салучыларның үзенең машинасын пычратуларыннан зарланган. «Бу бит тәртипсезлек. Мин аңлыйм: һәр кеше үз эшен эшли, ләкин шулхәтле битараф булып эшләмәскә дә буладыр бит? «Мост» оешмасы белән инде ничә тапкыр очрашырга туры килде. Үткән елны машинамның тәрәзәсен ватканнар иде. Быел, карагыз, машинамны нишләткәннәр — дуңгыз абзары ясаганнар! Мин бит зыян күргән беренче дә, соңгы кеше дә түгел.

Шушы хәлне эшләгән кеше үз өендә дә шулай ук кылынамы икән? Килеп гафу үтенсен иде һичьюгы. «Мост» оешмасы җитәкчеләре, үзегезнең хезмәткәрләрегезне бераз карагыз, тикшерегез әле, үз эшләрен ничек эшлиләр икәнен.

Дәгъва белдереп язган хат авторына теләктәшлек белдерүче дә табылган. «Беркемнең дә кеше милкен бозарга хакы юк», — дигән берсе.

«Чисталык хокукларын бозган өчен, петиция языйк», «Ничек яшәрсең инде, машинаңны пычраткач?», «Тышлык кидереп куегыз», — дип көлгән кайберәүләр.

«Бернинди куркыныч хәл дә булмаган, юарсың да бетәр пычрагы. Гадәттә, шулай эшлиләр», — дип киңәш биргән бер кеше. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100