Айгөл Бариеваның кызы республикакүләм матурлык бәйгесендә җиңгән - видео

Айгөл Бариеваның кызы республикакүләм матурлык бәйгесендә җиңгән - видео
Җырчы Айгөл Бариеваның кызы Айлинә "Татарстан студентлары матурлыгы" бәйгесендә җиңү яулаган.

"Моны әлегә аңлау кыен. Барлык кызлар да җиңүгә лаек иде. Барысы да талантлы, матурлар, үзенчәлеклеләр. Безгә бары уңыш елмайды. Аллаһы Тәгалә дә ярдәм итте. Безгә теләкләштек күрсәткәнегез өчен рәхмәт, кадерлеләрем. Мин барыгызга да балалар бәхете һәм сәламәтлеге телим, алар белән горурланырлык сәбәпләр күп булсын иде. Кызым! Алтыным! Матурым! Котлыйбыз сине! Син зур молодец! Калганың бары тик үзеңә әйтермен яме", - дип язган инстаграмында Айгөл Бариева.


Тантаналы мизгел видеосын да карагыз. Айлинәгә матурлык титулын Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов тапшыра.