Ләйсән Үтәшева Америкадагы тормыштан зарлана

Нәфис гимнастика буенча атказанган спорт остасы йомырка белән яшелчәдән торган, җиңел аш рецепты тәкъдим итте.

Танылган гимнаст, телетапшырулар алып баручы Ләйсән Үтәшева Америкадагы тормыштан зарланган. Бу турыда ул Инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

«Америкада күпләр игътибар итмәгән проблемага тап булдым. Биредә сәламәт туклану өчен ризыклар бик кыйммәт тора», — дип яза Ләйсән.

Аның сүзләренчә, «яшелчәләр алтын бәясе тора, матур күренәләр, ләкин аларның бер тәме юк, пластмасса кебек» икән. Рестораннарда яшелчәле ризыклар өчен иткә караганда да күбрәк түләргә кирәк, дип яза Ләйсән. Фастфуд исә почмак саен сатыла, «сәламәт ризык»тан күпкә арзанрак тора.

Шуңа күрә Үтәшева ашарга өйдә әзерләгән, базардан азык-төлек сатып алган.

Ләйсән Үтәшева йомырка белән яшелчәдән торган, җиңел аш рецепты да язып калдырган.

Ингредиентлар: йомырка, бәрәңге, брокколи, ташкабак, сельдерей, суган, зәйтүн мае, тәменчә тоз. Яшелчәләрне кайнап торган суга салырга кирәк. Пешергәндә тоз салмыйм, аннары һәркем үзе салыр, ди спортчы.

«Балачактан әбиләр һәм әниләр көн саен аш ашарга кирәк, диде. Юкса, ашкайнату белән проблемалар булачак. Хәзер гастроэнтерологлар аш ашау, башка ризыклар кебек үк, мәҗбүри түгел, ди. Көн саен аксым, ярма, яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк. Бу продуктлар аш, смузи, ботка һәм башка ризыклар составында булырга мөмкин — анысы мөһим түгел. Кемгә ышанасыгыз килсә, шуңа ышаныгыз. Ләкин безнең гаиләдә барыбыз да аш ашый, шуңа күрә көн саен төшкә аш пешерәбез», — дип яза ул.

Ләйсән Үтәшева - «Comedy Club» резиденты Павел Воляның хатыны. Алар өйләнешүләре турында артык сөйләп тормадылар. Шуңа күрә башта бу хәбәрне күпләр шаярту дип кабул итте. Аннары Ләйсәннең йөкле булуы, Майамида бала табу билгеле булды. 2013 елда уллары Роберт, ике елдан соң кызлары София туды.