Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зәвыксыз» — Инстачылар Римма Никитинаның аяк киемен ошатмаган

Җырчы хейтерларның сүзләренә кәефен төшерми, чыгыш ясавын дәвам итә.

news_top_970_100
«Зәвыксыз» — Инстачылар Римма Никитинаның аяк киемен ошатмаган
Салават Камалетдинов

Римма Никитина виртуаль дусларына яңа образын күрсәтте. Ул куе ал төстәге кыска, ачык күлмәк һәм шундый ук төстәге аяк киеме кигән.

Инстачылар җырчының аяк киемен ошатмаган, аны зәвыксызлыкта гаепләгәннәр. Ә берсе исә мондый күлмәк һәм аяк киеме, җитмәсә шундый төстәге белән «юлга» гына чыгып басарга инде дип язган.

«Зәвыксыз», «Салып ташла бу аяк киемеңне», — дип тә язганнар.

Римма үзенең Чувашиянең Шыгырдан авылында мәҗлестә булуын язган. Инстачылар берсе исә «Чувашиянең атказанган артисты. Афәрин!», — дип язган. Аңа икенчесе кушылып «андый исем бармы икән», дип сораган. Өченчесе исә «Риммочкага гына бардыр әле», дип кушылган.

Ә шулай да тәти аяк киемгә кызыгып караучылар һәм ошатучылар табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100