Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җимешем, мин үзгәрәчәкмен» — Руслан Кираметдинов Ильмирага кире кайтмакчы

Ильмира Нәгыймова инстаграмга Руслан язган смсларны урнаштырган.

news_top_970_100
«Җимешем, мин үзгәрәчәкмен» — Руслан Кираметдинов Ильмирага кире кайтмакчы
https://www.instagram.com/ilmira.nagimova/

Ильмира Нәгыймова иренең төрле була алуын халыкка күрсәтүен дәвам итә. Руслан Кираметдинов бүген «Интертат»ка Ильмира көнләшергә сәбәп бирә, балаларны карамый, миңа кул күтәрә дип интервью биргән иде. Ильмирага исә бөтенләй башка эчтәлектәге смслар җибәрә. Җөмлә җөмләдән аерылмый торган тоташ озын текстларны җырчы сторисларына чыгарып бара.

«Җимешем, мин беләм, безгә авыр. Мин үзгәрәм, Болар барысы да үтәр, шулай кирәк булгандыр. Миңа кем генә шалтыратмады. Рәхмәт Фирдүскә, Салават абыйга. Алар кайгырттылар. Мин, җимеш, әзер үзгәрергә, киредән намазга басам. Балаларыбыз, алтыннарыбыз бар бит, аларны кайгыртырга кирәк. Ә без х… шөгыльләнәбез.

Гафу ит мине барысы өчен дә. Машинаны иртәгә кире алып киләм. Әйдә туктыйк. Мин Фирдүскә, сиңа, Салават абыйга, үземә, балаларга, гаиләмә сүз бирәм. Бу сөйләшүне алар гына белә. Эчүне ташлыйм, балаларны карыйм. Үземнең яхшы ир һәм яхшы әти икәнелгемне дәлилләрмен. Үз өстемдә эшләргә тырышачакмын. Син дә минем үзгәргәнне күреп туктарсың. Әле барысын да үзгәртергә соң түгел. Җимеш, алып ат, вакыт узгач видео төшерербез дә бетте. Күп кеше ышанмый, пиар диләр. Ә көнчеләр "кит Русланнан" дип сиңа яза. Конкретный кешеләр бар да була, дуслашыгыз диләр. Тормышта бар да була, җимешем. Самолет шартлады, инде оныттылар. Безгә боларны чыгарулар кирәк булгандыр. Хәзер җиңне сызганып эшләргә, бәбкәм. Гайрәтең кайткандыр, акыллым, миннән. Минем дә азрак бар, үтә ул, алтыным, үтә. Бу хәлләрдән соң безнең барысы да әйбәт булачак. Сүз бирәм. Миңа бик авыр, әмма без көчле, барысын да җиңеп чыгачакбыз», — дип яза ул хатынына.

Ильмира Нәгыймова инстаграмга ире Руслан Кираметдинов белән аерылышуы турында пост урнаштырган иде. Әлеге җитди адымга баруының сәбәпләрен дә сторисларында күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100