Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диләрә Илалетдинова мәрхүмә әнисенең телефон номерын әле дә хәтерли

«Аларсыз бик авыр», — дип сагышын уртаклаша җырчы.

news_top_970_100
Диләрә Илалетдинова мәрхүмә әнисенең телефон номерын әле дә хәтерли
https://www.instagram.com/dilyara_ilaltdinova

Диләрә Илалетдинова мәрхүмә әнисен сагынып искә алган. Сагышлы уйларын ул инстаграмдагы сәхифәсенә язган һәм әнисе белән төшкән фотосын куйган.

«Әнием, син безнең арадан киткәнгә инде 6ер ел булган икән. Ә мин бүгенгедәй хәтерлим синең көлүеңне, киңәшләреңне, тормышка яратып каравыңны. Син бит гөлләрең белән дә аеруча яратып сөйләштең.

Мин сине шундый сагынам, юксынам. Хәзер үзем дә әни булгач, әти белән син миңа аеруча кирәк бит. 

Даниярны ничек яратканыгызны күзаллыйм. Көненә дүртәр шалтырата идек бер-беребезгә, һаман телефон номерыңны хәтерлим, ләкин башка чит кеше ала аны.

Әтием, әнием, мин сезгә мең рәхмәтлемен, улыма да шундый тәрбия бирә алсам иде, Раббым.

Минем сүзләрем дога булып ирешсен, Раббым.

Төшләремә кереп аралашудан, киңәшләрегезне бирүдән берүк туктамагыз.

Әти-әниләрегезне исән чакта кадерләгез, шалтыратып торыгыз, кайтыр җирегез булганда кайтыгыз. Аннары үкенечкә калмасын. Аларсыз бик авыр.

Шалтыратып, барып килер идем. Юк элемтәбез, бик кызганыч», — дип яза Диләрә.

Инстачылар «авыр туфрагы җиңел булсын», диләр, Диләрәгә юату сүзләре язалар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Әнием әнием...син безнең арадан киткәнгә инде 6ел булган икән...ә мин бүгенгедәй хәтерлим синең көлүләреңне, биргән киңәшләреңне,нинди тормышка яратып каравыңны...син бит гөлләрең бн дә аеруча яратып сөйләштең Мин сине шундый сагынам, юксынам?хәзер үземдә әни булгач син әти бн миңа аеруча кирәк бит, Даниярны ничек яратканыгызны күзаллыйм...көненә дүртәр шалтырата идек бер-беребезгә, хаман телефон номерыңны хәтерлим, ләкин башка чит кеше күтәрә? Мин әтием,әнием сезгә мең рәхмәтлемен, улымада шундый тәрбия бирә алсам иде Раббым? Минем сүзләрем дога булып ирешсен Раббым? Төшләремә кереп аралашуны,киңәшләрегезне бирүдән берүк туктамагыз? ⠀Әти-әниләрегезне исән чакта кәдерләгез, шалтыратып торыгыз, кайтыр җирегез булганда кайтыгыз. Аннары үкенечкә калмасын...аларсыз бик авыр? Шалтыратып, барып килер идем дә...юк элемтәбез, бик кызганыч?

Публикация от ??????? ??????????? (@dilyara_ilaltdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100