Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның яңа җырын 100 мең тапкыр караганнар

Данир Сабиров сторизында «Талларым» җырын бераз җырлап күрсәткән иде инде.

news_top_970_100
Данир Сабировның яңа җырын 100 мең тапкыр караганнар
Салават Камалетдинов

Хәзер ул җырны тулысынча чыгарган. Бу турыда җырчы инстаграмда язды.

«Моңа кадәр сторизда җырлап күрсәткән идем. Күпләрегез яңа җыр кайчан чыга дип сорады. Бүген! Чыкты», — дип яза ул. 

«Талларым» җырының көен һәм сүзләрен Илнат Фәрхуллин язган. Клипта Данирның хатыны Миләүшә дә төшкән.

Әлеге вакытта аны 100 меңнән артык тапкыр караганнар, биш йөзгә якын комментарий язганнар. Инстачылар җырны ошата. «Сезгә карау рәхәт. Җыр да бик шәп. Данир, син сөйкемле, ә Милагресс чибәр», «Данир хәзер җырламый, ашап, биеп кенә йөри дип уйлаган идем», диләр. Күбесе Данирны мактый, Миләүшәгә комплиментлар яудыралар.

Клиптагы вакыйга печән өстенә бара. «Эх, сезне шул эштә эшләтергә иде бераз», — дип төрттерүче дә табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100