Әнвәр Нургалиев әнисе белән бәйле серен ачкан

Әнвәр Нургалиев әнисе белән бәйле серен ачкан
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев әнисе белән бәйле яшерен серен ачкан.

"Без 5 бала үстек, мин төпчеге. Мин гел Әнкәй янында идем. Мәктәпкә барганчы, беренче классларда әни янында йокларга яраттым. Ул йокы, иң татлысы иде, әмма андый бәхет сирәк эләгә иде. Әти фермада эшли иде, атнасына бер тәүлек кизү туры килә. Мин шул көнне көтеп кенә тора идем. Әти дежурга, мин әни янына..." — дип серен чишкән җырчы.

Җырчы бу посты белән инстадусларының балачагын искә төшергән. "Менә син үз балачагыңны язгансың, мин укыйм да, минем балачагымны язгансың кебек", "Әти-әниегезгә тазалык-саулык", "Алар да сез булу белән бәхетле, сез дә! Күренеп тора аларнын хөрмәттә яшәүләре!", - дип комментарийлар калдырганнар.