Тәнзилә һәм Айрат Гыйлемхановлар җиләк җыйганда кара елан очраткан - видео

Карурманда шомлы, әмма барыбер җиләк җыю рәхәт, ди Тәнзилә.

Журналист, инстаграм блогер Тәнзилә Гыйлемханова ире Айрат белән Биектау районындагы Алатский спиртзавод авылы тирәсендәге урманга кара җиләк җыярга барган.

«Кара җиләкле дә булдык, Аллага шөкер!

Анысын да җыярга яратам икән, ләбаса! Үзләре матурлар, үзләре изелеп күләмен җуймыйлар, каен җиләге түгел инде.⠀

Рәхәт урманда, шулай да кайчак шикләндереп куя, я ботак шартлый, я бүтән тавыш булса, сискәнеп китәсең… Чөнки урманда быел гына агулы елан күргән идек ирем белән, кабан дуңгызлары актарган җирләр дә очрый…

Кыскасы, карурманда шомлы, әмма барыбер җиләк җыю рәхәт…» — дип язган инстаграмда Тәнзилә.



Тәнзилә белән Айрат кара еланны видеога да төшереп алганнар.

Ничек курыкмадыгыз? — дип сорыйм Тәнзиләдән.

Айрат урман буенда туып үскән егет. Еланга тимәсәң, ул сиңа ташланмый, киресенчә, үзе синнән кача, — ди ул.

Шулай да еланнан саклану чараларын онытырга ярамый.

Ка

гыйдәләрне исегезгә төшерәбез.