Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөрәк даруы бит син» — Илсөя Бәдретдинова Сабантуйда бер абыйны елаткан

Илсөя Бәдретдинова инстаграмга яңа видео куйган.

news_top_970_100
«Йөрәк даруы бит син» — Илсөя Бәдретдинова Сабантуйда бер абыйны елаткан
Салават Камалетдинов

Илсөя Бәдретдинова Питрәч районының Татар Тау иле авылы Сабан туенда чыгыш ясаганда бер абый башта җырчы янына чыгып биегән, аннары елаган.

«Абый, нигә елыйсыз? Бәйрәм көнне еламыйлар инде. Әйдә бүген җырлыйбыз, иртәгә елыйбыз. Юк, әйдә, булмаса, кочаклашабыз», — дигән Илсөя һәм иҗатын яратучы белән кысып-кысып кочаклашкан.

Инстачылар җырчының халыкчанлыгына сокланганнар.

«Илсөя, син бигрәк булдырасың. Бәбиенә дә, бабаена да тел ачкычлары таба беләсең»;

«Еламаслыкмыни? Шатлык күз яшьләре бит бу. Синең тавыш тәннең бар күзәнәкләрен уята бит»;

«И, чукынчык, Илсөя, йөрәк даруы бит син»;

«Бу ирне бик бәхетле иттең, бик күңеле булгандыр»;

«Илсөя, син гадилегең белән көчле шул», — дип язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100