МУЗ ТВ премиясендә кайсы йолдыз кызыл келәмгә Лилия Хәйруллина кебек халаттан чыккан? | intertat.tatar

МУЗ ТВ премиясендә кайсы йолдыз кызыл келәмгә Лилия Хәйруллина кебек халаттан чыккан?

«Лилия Хәйруллина трендлар булдыра», — дип язалар җырчының инстаграмдагы фан төркемендә.

Популяр музыка өлкәсендә ел саен үткәрелә торган МУЗ ТВ милли телевизион премиясендә сәхнә йолдызы Маша Малиновская кызыл келәмгә ванна халатыннан чыккан.

Исегездә булса, җырчы Лилия Хәйруллина да авырлы килеш ТМТВ премиясенең кызыл келәменә ванна халатыннан һәм башына сөлге бәйләп килгән иде.

«Маша Малиновская кызыл келәмгә безнең Лилия кебек үк образда — халатта чыкты», — дип язганнар Лилиянең фан төркемендә.