Бакалы районында дүрт аяклы күркә туган - видео | intertat.tatar

Бакалы районында дүрт аяклы күркә туган - видео

Мутант күркә чебиенә артык аяклар комачауламый икән.

Башкортстанның Бакалы районындагы бер авылда мутант күркә туган. Чебидә ике аяк урынына дүрт аяк үскән. Бу кадрларны Башкортстан телеканалы күрсәтте.

Әлеге аномалия сәбәбе билгеле түгел. Чеби тәпиләрендә иркенләп йөри, артык аяклары аңа комачауламый. Күркә бик актив һәм ашау-эчүне дә мөстәкыйль башкара, диелә хәбәрдә.