Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова гаиләсе белән Төркиядә калган: «Төркияне ябалар, без монда озакка ахры»

Шушы көннәрдә иҗади гаилә Төркиягә ял итәргә очкан иде.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова гаиләсе белән Төркиядә калган: «Төркияне ябалар, без монда озакка ахры»
Владимир Васильев

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова көнбагыш ашап, Төркиягә юллар ябылганга кайгырып утыралар. Табиблар нәни кызлары Арианага диңгез һавасы суларга киңәш иткәнгә, Илдар белән Гүзәл Төркиягә очкан иде.

«Менә Гүзәл көнбагыш ашый. Без Төркиядә озакка ахры, ябалар икән», — ди Илдар Хәкимов.

"Кире кайтыгыз. Калган балаларыгыз Россиядә бит, аларны кем карар», «Башка балаларыгызны да дистанцион укуга күчереп, Төркиягә алып китегез. Нәни кызыгызга диңгез һавасы кирәк булгач, иң беренче чиратта аның сәламәтлеген кайгыртыгыз», «Атнага ике рейс калдыралар. Борчылмагыз», «Кайтып тормагыз, көнбагыш кимереп, июньгә кадәр Төркиядә калыгыз» — дип киңәшләр яудырган инстачылар Гүзәл белән Илдарга.

«Шунда гына ятыгыз. Монда ковид ташып йөрмәгез», — дип язган берәү.

Җырчыларның инстадуслары арасында да ял итәргә яңа килеп төшүчеләр күп. «Без дә Төркиядә. Хәзер нишләргә икән дип уйлыйбыз. Калыргадыр, Казанга юлларны бәлки япмаслар әле. Монда шундый тыныч, урамда халык юк диярлек, ял көннәрендә урамнар бөтенләй буш була. Һава торышы җылы, тиздән кыздыра башлаячак», - дигән бер инстачы.

«Төркиядә комендант сәгатьләре кертелде. Рамазан ае башланды. Мәчетләрдә җыелу һәм ифтарлар уздыру рөхсәт ителми. Эшкә белешмә белән генә чыгалар, чикләүләр бик күп. Минем энем шунда яши. Төрекләр вируска бик җитди карый һәм барлык кагыйдәләрне төгәл үтиләр», — дип аңлаткан икенче инстачы урамда халык булмауны.

Бик озак көткән ялыннан мәхрүм калучы берәү хис-кичерешләре белән уртаклашкан: «Үкереп-үкереп еладым. Беренче ял. Ашкынып көттем. Бәлки сезне дә күрермен дип уйлаган идем», — дип яза ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100