Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кухня» сериалы йолдызы Марк Богатырев яшереп кенә өйләнгән

Өч ел очрашып йөргәннән соң, актриса Татьяна Арнтгольц Марк Богатыревка кияүгә чыккан.

news_top_970_100

Актриса Татьяна Арнтгольц һәм «Кухня» сериалы йолдызы Марк Богатырев Мәскәүдә яшерен генә тантана ясап, өйләнешкән. Туйга иң якын кешеләре генә чакырулы булган. Бу турыда «Стархит» хәбәр итте.

«Әйе, өйләнештек», — дигән Марк үзе дә.

Алар инде 2017 елдан бирле очраша. «Наживка для ангела» сериалын төшергәндә танышканнар һәм яшертен генә очрашып йөргәннәр.

Моңа кадәр Татьяна актер Иван Жидков белән яшәгән. Аларның уртак кызы Мария үсеп килә. Аннары Татьяна театр артисты Григорий Антипенко белән очрашкан.

Богатырев шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый. Берничә ел элек Надежда исемле кыз белән очрашуы билгеле, диелә бу хәбәрдә.

Быел августта Марк Богатырев Татьяна Арнтгольц белән төшкән фотосын инстаграмга куйган булган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100