Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров: «Зөлфиягә күз тия икән, өйгә кайткач, өшкерәм»

Инстачылар Зөлфия Шакированың кыска күлмәк киюен тәнкыйтьләгәннәр.

news_top_970_100
Җәвит Шакиров: «Зөлфиягә күз тия икән, өйгә кайткач, өшкерәм»

Җәвит Шакиров хатыны Зөлфияне елга буенда видеога төшереп, инстаграмдагы сәхифәсенә урнаштырган. 

Иң беренче итеп, инстачыларның күзе Зөлфия Шакированың кыска күлмәгенә төшкән.  «Кыска күлмәк кигән булып, килешми инде. Бу яшьтә тез күрсәтеп, барыбер яшь була алмыйсың инде, кем генә булсаң да», «Тездән булса, әйбәтрәк булыр иде», — дип тәнкыйтьләгәннәр алар аны. 

«Сезнең генә инде бөтен җирегез килгән. Буй да зифа, корсак та юк, аяклар да туры, йөзнең дә бер бите ай, берсе — кояш. Үләрсең», — дип тә язганнар. 

Җәвит Шакиров, хатынын яклап, аларга үткен шигырь юллары белән җавап биргән. 

«Бер битем ай, берсе — кояш,

Аяклар да безнең төз.

Син язганга мин бит түзәм,

Мин әйткәнгә син дә түз.

Шакировлар очынмый,

Кара син видеоларны

Көнләшмичә, кычынмый», — дигән ул.

«Зөлфиягә күз тидертәсең бит, Җәвит, бик якын алгансың», — дип язучыга җырчы:

«Якыннан да, ерактан да,

Гел мин шулай төшерәм.

Әгәр күз тия икән,

Өйгә кайткач, өшкерәм», — дип җавап юллаган Җәвит. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100