Илсөя Бәдретдинова «Шаулый урман» җырын яңартып яздырган

Ул бу җырны татарча һәм башкортча җырлый.

Илсөя Бәдретдинова «Шаулый урман» җырын кабат яздырган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйган.

«Яңарттык без бу җырны! Ничек булган соооң? „Шаулый урман“ татар-башкорт халык җыры. Шуңа күрә, бу җырны татар һәм башкорт телләрендә яздырдык һәм бөтен музыкаль мәйданнарга чыгардык. Сезнең янга төшеп, зал уртасында җырлыйсы килә моны. Бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда», - дип яза ул.

Инстачылар җырны ошаткан. «Илсөя, сиңа бик тә килешә, елыйсы килә», «Элеккеге җырларны шулай чыгар әле», — дип язалар.