news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Фәрит Низамиев инстачылар белән уен оештырган

Җырчы Фәрит Низамиев инстаграмына, «Хороший» дип язылган кәгазь тотып, юл кырыенда төшкән фотосын урнаштырган. «Монда башка сүз булырга тиеш иде. Бармы вариантлар?» — дип сораган ул инстачылардан.

news_top
Җырчы Фәрит Низамиев инстачылар белән уен оештырган

Безнең халыкның фантазиясе бай бит аның. Фәритнең язылучылары, җырчы оештырган уенга кушылып, нинди генә комментарийлар калдырмаганнар. Араларында: 

«Мине алып китегез. Кыйммәт түгел»;

«Арендага йорт биреп торам. Диңгез буенда. Кыйммәт түгел»;

«Хатын эзлим»;

«Туйга алып баручы эзлим»;

«Сортовой, нәселле мужик», — дигән вариантлар бар.

Бер инстачы Фәритнең кай тирәдә басып торуын аңлап алган. «Актаныш», — дип язылырга тиеш, дигән ул. 

«Хороший» булсаң, өйләнер идең», «Хәзер красиваяны табарга кирәк инде», — дип Фәрит Низамиевның һаман буйдак булып йөрүенә басым ясаган кайберәүләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар