Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова үз төркеменә шәп биюче егетләр алган

Әлеге бик оста биюче Чаллы егетләрен интернет киңлекләре аша күпләр беләдер.  

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова үз төркеменә шәп биюче егетләр алган

«Таныш булыгыз! Безнең «ИБ» төркемендә ике шәп яңа егет.

Түземсезлек белән концертлар ачылганын көтәбез!

Ә «Камыш әйтә - мин әйтәм» җырын икенче атнада бөтен музыкаль мәйданнарга чыгарабыз, Алла боерса.

Ничек сезгә яңа егетләр? Әйдәгез, матур итеп каршы алыйк әле үзләрен», — дип язган ул инстаграм битенә. 

Инстачылар егетләрнең талантына сокланганнар, аларга уңышлар теләгәннәр. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Таныш булыгыз???!!! Безнен " ИБ " торкемендэ ике шэп яна жегет. @tuzelity , @_ivanroofer_ Туземсезлек белэн концертлар ачылганын котэбез!!! (Э " Камыш эйтэ-мин эйтэм " жырын икенче атналарга ботен музыкаль мэйданнарга чыгарабыз Алла бирсэ!) Ничек сезгэ яна жегетлэр? Эйдэгез матур итеп каршы алыйк эле узлэрен... #китмоннанвирус #бетэмеюкмыбукоронавирус #надоелчистый #иб#иббанда #ИБгруппасы #камышәйтәминәйтәм#ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#илсөябәдретдинова#илсиябадретдинова#яңаҗыр#янажыр#яңаклип#янаклип#яңаклип #татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары#концерт#татарстан#башкортостан#казан#казань

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Күп санлы теләкләргә Илсөянең иҗатташ дуслары да кушылган. 

«Мин дә күптән түгел күзәтә башладым аларны! Шәп! Бик дөрес эшләгәнсез! Концертлар булсын дип телисе кала!» — дип язган Алмаз Мирзаянов.

Егетләр дә шәп, җыры да шәп! Шәпне эләктерә беләсең инде син», — дигән Айдар Тимербаев.  

Илсөянең берничә инстадусты элекке биюче егетләре кая китте икән дип, бик борчылганнар. Илсөя аларны: «Элеккеләре дә минем белән», — дип тынычландырырга ашыккан.

«Боларын чемоданга салып йөри алмассың, озыннар», — дип шаяртканнар инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100