Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнур Айзат: «12май - Матәм көн»

Шагыйрә 175 гимназиядә һәлак булганнар рухына багышлап шигырь язган.

news_top_970_100
Гөлнур Айзат: «12май - Матәм көн»
Салават Камалетдинов

Тынсыз иртә. Бик күп йортта

Кайгы хаким итте төнне.

Туа алмый торды таң да

Бүген авыр матәм көне.


Ыңгырашты газиз җирем

Бу вәхшилек төсмеренә.

Тормыш туктап калды кинәт

Ничә бала-үсмеренә.


Шатланышып килгәннәрдер

Мәктәбенә матур көнне.

Кыл өстендә гомер җебе -

Үзәк өзгеч матәм көне.


Кансызлыкнын сонгы чиге

Кешелеккә хас түгел лә:

Түгелде яшь тетрәндереп,

Әйтер сүзләр юк күңелдә.


Ничек түзә бу вәхшигә

Күкрәк сөте биргән ана?!

Үзе кебек аналарга

Җавабы юк, юк дөньяда!!!


Сугыш түгел, аяз көнне

Тыныч җирдә күпме мәет!!!

Әйтче, җиһан: бу мәхшәргә

Кемдә гаеп, нидә гаеп?!


Меңләгәннәр хәсрәт эчә,

Ни әйтергә белми телем.

Җәннәтле ит сабыйларны,

И газаплы Матәм көне!!!

«Төн буе уйладым, йокы юк. Күз алдында ата-аналарның нәрсә кичергәннәре. Мәңгелеккә яшәү җепләре өзелде, күпме кеше хәсрәтләр кичерә. Бу хәлгә кем гаепле соң».

«Кичә көне буе елап йөрдем…Әле иртән кычкырып елап, үз тавышыма куркып уяндым».

«Интернеттагы, телевизордагы начар, куркыныч уеннар, кинолар карап үсәләр балалар, укырга, эшләргә яратмыйлар, сүз әйтмә, алардан — б.клардан куркып тор, менә нәтиҗәсе шулай килеп чыга. Без идән юган апалардан куркып, керми-чыкмый тора идек, хәзергеләр чиләген тибеп очыра».

«Җан тетрәткеч хәлләр. Урыннары җәннәттә булсын һәлак булганнарның», — дип язган укучылар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100