Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Миньязова: «Улым парта астында утырганда миңа саубуллашу сүзләре язган»

Журналист Гөлназ Миньязова һәм Илнур Фәйзрахмановның балалары да 175 нче гимназия укучылары. Әни кеше улы Сәет һәм үзенең шок халәтендә булулары хакында язган.

news_top_970_100
Гөлназ Миньязова: «Улым парта астында утырганда миңа саубуллашу сүзләре язган»
Гөлназ Миньязованың Инстаграм битеннән

«Балам һәм мин бүген көчле шок халәтендә идек. Әйе, минем дә балаларым 175 нче гимназиядә белем алалар. Көчле укытучылар, яхшы мәктәп булганга мин аларны махсус шунда күчердем.

11 майның иртәсе бик куркыныч башланды. Икенче сменада гына укучы кызым өйдә иде. Ул килеп, мәктәпкә террористлар кергәнлеген хәбәр итте. Әле ул вакытта аның берәү генә булганлыгын белми идек.

Чатларда әти-әниләр елыйлар, полиция, коткаручылар килгән. Миндә шок. Ышанасым килмәде. Башымда томан.

Сәетнең әтисеннән килгән смс хәбәрләрне тыңлыйм. Ниһаять, ул Сәетне мәктәптән алуы хакында хәбәр итте. Улымны шулай озак көткәнем юк иде әле. Әлеге минутлар сәгатьләр булып тоелды. Исән килеш күргәч, кочаклаштык. Соңрак улымның парта астында утырганда миңа саубуллашу сүзләрен язганлыгын белдем. Азрак елап алдым. Тик һаман да ышана алмадым.

Беренче тапкыр шундый стресс кичердем. Кичкә таба гына бөтен кичергәннәрне күз яшьләре аша чыгара алдым. Баламны югалта алганымны аңладым. Әлеге әрнү, сыкрану аша үттем. Балаларын югалткан әти-әниләрне аңлап бетереп булмый. Урыннары җәннәттә булсын. Әлеге авырлыкларны кичерергә көч һәм сабырлык телим», — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100