Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Игнатьеваның якын дусты: «Соңгы биш елда дустым яшәмәде дә диярлек»

Әлфинә Эльвира Игнатьеваның май аенда 175нче мәктәптән китәргә уйлаганын, шәхси тормышына вакыты калмаганы турында Инстаграм битендә язган.

news_top_970_100
Эльвира Игнатьеваның якын дусты: «Соңгы биш елда дустым яшәмәде дә диярлек»

Эльвира мәктәп тә укыган чакта иң якын дустым иде. Мин аны үзгә бер хис белән якын итеп ярата идем. Мәктәпкә килми калса, бик күңелсезләнә идем. Арткы партада көлешеп утырырга яратучы «отличницалар» булдык. Дуслыгыбыз һәм укуыбыз турында комикслар уйлап чыгарып булыр иде.

Эльвираның 9 нчы сыйныфтан соң колледжга китүе минем өчен зур фаҗига булды. Без бер-беребезгә нык бәйләнгән идек. Эльвираны кире кайтырга күндереп карадым, ләкин ул инглиз теле белгечлегендә укуын педагогика көллиятендә дәвам итте. Икебез ике төрле холыклы, әмма бер дулкында идек без. Мин аның күңелен ярата идем. Бергәләп күпме матур мизгелләр кичереләгән.

Соңгы арада елына бер тапкыр гына күрешә алдык, тик шул күрешүләрдә никадәр ихлас сөйләшү, көлешү бар иде!

Соңгы күрешүебездә Эльвира 175нче мәктәп турында сөйләде. Белем бирү системасы кысаларында хис-кичерешләре турында күп уйланды. Тормыш итәр өчен бөтенләй вакыт калмый, дигәне истә. «Ашарга, йокларга, ял итәргә, яшәү яменә шатланырга өлгермим», — диде. Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланыр чак иде ул. Мин аны үзем белән Төркиягә ял итәргә барырга үгетләмәкче булдым. Әмма Эльвира укучылары өчен гел җаваплы булды, мәктәптән арына алмады. Каникул вакытында да ул беренче сыйныфка килергә тиешле укучыларның исәбен алу өчен өйләр буенча йөрергә туры килүен әйтте. 

Әлеге пост Эльвираның никадәр яхшы һәм җаваплы укытучы булуы, белем бирү системасының никадәр начар булуы хакында түгел. Мин бары тик якын дустымның тәҗрибәсе турында сөйлисем килә. Бәлки, кемгәдер тормышына яңа күзлектән карарга ярдәм итәр.

Эльвира бәхетле булды микән? Соңгы биш елда ул яшәмәде дә диярлек һәм ул моны үзе дә бик яхшы аңлый иде. Соңгы очрашуыбызда Эльвира бер блогерны укып баруы хакында сөйләде. Блогер көн саен күңел ачып, кибеттә йөри икән. Шуны карап дустым үз тормышында күбрәк мәгънә табарга теләде микән?

«Блогерга коллективтагы барлык укытучыларны яздырып бетердем», — дип тә шаяртты ул. Чынлыкта, алар да бит иреккә сусаган! Әмма алар бүген «яратмаган» эшкә йөреп, үзләре теләмәгәнчә яшәүне сайлаганнар. 

«Игнатьева, нигә китмисең соң? Тор да кит! Син бу тормышны үзең сайлыйсың бит. Сине мәктәптә укытучы булып эшләргә беркем дә мәҗбүр итми», — дидем аңа. 

Эльвира һәр сүзем белән килеште. Майга кадәр эшләп, мәктәптән китәргә сүз бирде. «Нигә майны көтәсең?» — дидем. Әмма Эльвира өчен мондый карарга килү авыр иде. Эльвира класс җитәкчесе вазифасын да башкара иде. «Ел укытучысы» өчен бирелгән грант турында да әйтте ул. Аның срогы майда чыгарга тиеш булган. «Ә алга таба ни булыр?» — дигән уйларга да чумды.

Бүген Эльвира безгә үзенең соңгы һәм иң мөһим сабагын бирде. Әгәр дә син үз урыныңда түгеллегеңне сизәсең икән, үзеңне бәхетсез итеп саныйсың икән — бер минут та көтмә! Иртәгесе көнең бүген башлана! 

Синең кебек дустым булу белән мин бик бәхетле идем!» — дип язган Эльвира Игнатьеваның дусты Әлфинә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100