Рамил Шәрәпов үзенең колакларына куелган һәйкәлне эзләп тапкан

Рамил Шәрәпов үзенең колакларына куелган һәйкәлне эзләп тапкан
Татар эстрадасы юмористы, алып баручы Рамиль Шәрәпов кая барса да кызык эзләп таба. “Пермьда минем колакларга һәйкәл куйганнар”, - дип шаярткан ул.

Инстадуслары көлеп рәхәтләнгән, комментарийлар да калдырганнар.

“Ярый колакларың бар Рамиль”;

“Кайлардан башына килде инде ул памятник янына барырга, комик син!”

“Эзләп тапкан бит әй”;

"Үтерәсең син каян очрый үзеңә. Килешеп тора бит”;

“Заказ биргән идеңме әллә?”

“Анда башыңны тыкмасаң, үзеңнең колакларың андагыдан ким түгел”;

“Каштан, колактан уңган үзең”;

“Бу горурлык Шәрәпов, мондый байлык һәркемдә дә юк”; 

“Точно синең колаклар монда”;

“Үзеңне әллә кайчан ашап бетергән булырлар иде, әмма колакларың комачаулый”;