ИлГәрәй нинди машинада йөри?

Җырчы ИлГәрәй машинасына сөялеп төшкән фотосын инстаграмда күрсәтте.
«Мазда» янында басып торган җырчы карашын еракка төбәгән. Машина номерларын чуар бизәк белән яшереп куйган.

«Ямьле дөнья өчен мең рәхмәт сезгә, газизләрем, хәзер иң мөһиме әлеге тынычлыкның кадерен белеп, тату яшәргә кирәк!» дип язып куйган ул.

Инстадуслары исә машинаны "юарга кирәк" дип тәкъдим иткән.