Венера Шәмиевадан кияүгә чыгарга җыенган кызларга өч киңәш | intertat.tatar

Венера Шәмиевадан кияүгә чыгарга җыенган кызларга өч киңәш

Җырчы, өч бала әнисе Венера Шәмиева Инстаграм битендә зирәк фикерләре белән бүлешә, инстачыларның сорауларына җавап бирә.

«Венера ханым, кияүгә чыгарга җыенган кызларга өч киңәш биреп үтегезче», — дип сораган бер инстачы.

«Коръән кушканча яшәргә тырышыгыз!

1. Әти-әниегезнең кадерле кызы икәнегезне һәрвакыт исегездә тотыгыз!

2. Ирегезгә шартсыз хезмәт итегез!

3. Ким дигәндә өч бала табыгыз (бу киңәшнең кыйммәтен өч бала тапкач кына аңлап буладыр», — дип яза җырчы.