news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарка ФМ блогеры үзеннән 27 яшькә кечерәк егеткә кияүгә чыга

Өч миллионнан артык язылучысы булган Лилия Абрамова сөенече белән уртаклашкан.

news_top

Татарка ФМ исеме белән билгеле блогер Лилия Абрамова кияүгә чыга. Егет кәләштән 27 яшькә кечерәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кияү егете Дмитрий Шумиловка 24 яшь, ул Лилиядән 27 елга кечерәк, диелә бу хәбәрдә.

Блогер туй турында YouTube-каналда «Откройте, Давид!» тапшыруында сөйләгән. «Мин яз көне кияүгә чыгам. Без сөйләштек тә, майда туй ясарга булдык», — дигән ул.

Лилия кияве белән социаль челтәрләрдә танышуын әйткән.

«Лилия, сез кияүдәме? , дип сорады. Мин аңа аерылган булуымны әйттем. Телефон номерын бирдем. Без өч сәгать сөйләштек. Мин аңа барысын да сөйләп бирдем. „Бүген кич нишлисез? Берни эшләмисезме? Алайса мин билет алам да очып киләм“, диде», — дип искә ала Лилия.

Лилия Абрамова Үзбәкстанда туып үскән, аның әтисе татар, әнисе рус милләтеннән. Инстагрмада 3,» миллион, Youtube каналында 700 мең язылучысы бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар