Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей белән хатыны Таиландка күченгән

Җырчы Таиландка иҗат белән шөгыльләнү, яңа альбом яздыру өчен киткән.

news_top_970_100
Элвин Грей белән хатыны Таиландка күченгән
https://www.instagram.com/elvin_grey_music/

Элвин Грей белән хатыны Инзилә вакытлыча Таиландка күченгән. Әмма ял итү максаты белән түгел. Элвин Грей Россиядән китәчәк дигән сүзләргә каршы ул: «Миннән буржуй ясамагыз инде. Таиландка яңа альбом яздырырга барам, материалларым җыелды. Таиландта минем профессиональ студиям бар», — дип җавап биргән иде.

Яшь гаилә биредә барлык эшләрен төгәлләп, җылы якларга очты. Яңа елны да шунда каршылады. Ләкин сторислар һәм постларда Юльякшиннарның иҗат белән артык мәшгуль булуы күренми. Радик белән Инзилә җәннәт иленең кояшы астында кызына, су керә, төрле урыннарны карап йөри.

«Ял, диңгез һәм кояш — иң яхшы антистресс», — дип язып куйган җырчы инстаграмдагы постына да.

Инстаграмда утыручылар да җырчы белән килешә. Ләкин мондый «антистресс»ның бөтен кешегә дә тәтемәве ачуларын чыгара.

«Акчаң булса йөзәрсең, ә булмаса кайда йөзәргә?»

«Россиянең бөтен халкы, аеруча пенсионерлар да шулай ял итә алса икән ул»;

«Чынлапмы?! Менә инде, белмәгәнбез дә. Ә без, юләрләр, авылда ятабыз», — дип иронияле комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100