Айсылу Габдинова: «Кыш көне мунчадан соң урамга халаттан гына чыгарга яратам»

Җырчы кызыклы яратулары белән бүлешкән.

«Дустым белән тәмле әйберләр алып, караватка ятып, төне буе сөйләшеп чыгарга;

Яз көне яшенле яңгыр яуганны яратам;

Яңгырдан соң җир исен;

Авылда икмәк пешергәннән соң калган камырдан әбием пончик кыздырганын. Җәй көне авылда, кич җиткәч, эскәмиядә көнбагыш чиртергә;

Кыш көне мунчадан соң урамга халаттан гына чыгарга hәм hава суларга;

Әбиемнең яшь чагы турында сөйләгәнен;

Иртән тәмле камыр ризыгы исеннән уянырга;

Куркыныч төш күреп, уянгач төш икәнен аңларга», — дип язган җырчы.

Айсылуның инстадуслары да ниләр яратуларын искә төшергән:

«Ә мин мунча мичен кабызып, ничек янганын карап торырга яратам»;

«Кызык, сез әйткәннәрдән бары тик беренчесе миңа туры килми. Караватка ятсам, йоклыйм мин. Ә менә яңгыр яуганда авылда верандада ятып, түбәне „тишкәнен“ тыңлау иң рәхәте»;

«Искә төшеп китте әле… Кышын әти белән бергә кайтып кергән бензин катыш яшел алма исе…Әбиемнең кара оннан басып салган, тышта суынган балан бәлеше исен»;

«Кыш көне яккан мунча исен, коеп яуган яшенле яңгырны посып кына күзәтергә, көтү кайтканын карап торырга, тел әйләнмәслек булганчы шомырт ашарга»;

«Шомырт, сирень чәчәк аткан вакытта урамда йөрергә яратам. Мунчадан соң салкын әйрән эчәргә яратам. Өйдә бөтен эш тә эшләнеп беткәч, рәхәтләнеп телефон тотып ятарга яратам»