Ришат Төхвәтуллинның афишаларындагы фотоларын ертып алып киткәннәр

Ришат Төхвәтуллинның афишаларындагы фотоларын ертып алып киткәннәр
Ришат Төхвәтуллинның афишаларындагы фотоларын ертып алып киткәннәр. Бу хакта җырчының администраторы Илгиз Бәдертдинов Инстаграмда язган. "Кызлар, афишаларга тимәгез, зинһар! Концертларда календарь бирербез", - дигән ул.

Илгиз Бәдертдинов берничә районда афиша фотоларын кисеп алып китүләрен турында хәбәр итә. 

"Афишалардагы фотоларны пөхтә генә итеп кисеп алып китәләр ди безгә афишалар белән эшли торган менеджер. Без аларны һәрбер җирдә без карап тора алмыйбыз бит, ертып алып кайтып китәләр", - дип аңлатты ул.

Инстаграм хәбәреннән билгеле булганча, кызлар афиша фотоларын урлауларын артык яшереп тә тормый кебек. Яшереп тормый гына түгел, бу хакта үзләре хәбәр итүчеләре дә бар дигән фикер кала.