Җәвит Шакировның бакчасында үзенә охшаган помидор үскән

Шаккатмалы помидорны җырчының инстаграм сәхифәсендә күрергә була. 

«Дуслар, бакчадан өзеп алып кердем. Бу кешесенә карата гына шулай үсә торгандыр, мыскыл итеп. Ташларга микән, ашарга микән, музейга куярга микән? Табигать бүләге, табигатьнең көче. Ниндине бирәсе килә — шундыйны бирә инде», — дигән ул. 

«Аны үстергән хуҗасына охшаган», «Помидорын да үзең кебек кәмит», «Җәвит, синең помидорларың да үзең кебек көлдереп торалар. Аура шундыйдыр. Позитив. Сокланып карыйм», — дип комментарийлар калдырганнар аңа инстачылар. 

 «Аурам яхшы, во позитив,

Юмор — тоже урынлы.

Помидорлар үзем кебек,

Бар да озын борынлы», — дип, шигырь юллары белән җавап биргән аларга сүз остасы.