Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев хатыны турында: «Йөз мең туздыра, ун мең алып кайта» 

Алсу һәм Азат Фазлыевлар Тямаев гаиләсен NL компаниясенә өндәргә килгәннәр. Җырчы үзенең инстаграмына кызык видео урнаштырган. 

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев хатыны турында: «Йөз мең туздыра, ун мең алып кайта» 
Видеодан скриншот

Фирдүс Тямаев: «Менә, дуслар, Алсу белән Азат безне NL компаниясенә өндәргә килделәр. Аллага шөкер, минем хатын да NL да бит инде. Аена йөз мең туздыра, ун мең алып кайта», — дип көлә ул.  

«Дөрес әйтмисең син, киресенчә бит», — дип кушыла аңа Азат Фазлыев. 

«Фирдүс дөрес сөйли, ул турыдан бәрә», — дип җөпләгән бер инстачы Фирдүснең сүзләрен. 

«Сезгә дә җиттеләрмени инде?» — дип сораган икенчесе.

Шулай ук: «Спорт кирәк, Фирдүс абый. Мин андый әйбергә ышанмыйм. Ул организмны боза», — дип киңәш бирүче дә очраган.

Җырчының инстадуслары арасында даими рәвештә хатыны Резидәгә бәйләнүчеләр бар. Бу юлы да ул игътибар үзәгеннән читтә калмаган. «Нәрсәгә ул минут саен чәчен сыпырып утыра инде»», — дип гаепләгән аны бер инстачы.

Резидәне яклап чыгучылар да табылган. Алар аның бик мөлаем, сабыр һәм оялчан булуын әйтеп, башка хатын-кызларга үрнәк итеп куйганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100