Уфада корбанга ниятләнгән сарык качкан

Уфада корбанга ниятләнгән сарык качкан
Уфада корбан ителергә тиешле сарык качкан. "Башинформ" шәһәр урамында төшереп алган видео куйган. 

Видеоның авторы язуынча, сарык Октябрь проспектында, Курчак театры янында 10 августта төшерелгән. Сарык махсус транспортлар өчен тәгаенләнгән полосадан чабып бара. 


Берничә ел элек шундый хәл Казанда да булды. Әмма Уфадагы "коллегасыннан" аермалы буларак, Казанда сарыкның хуҗасы аның артыннан эзәрлекләп барып, тота алды.