Ришат Төхвәтуллин төркемендәге скрипач Дашгын өйләнгән: "Һиндстан фильмындагы кебек биш сәгать буе биедек"

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның скрипачы - Дашгын өйләнгән. Аның туена Ришат Төхвәтуллин командасы да барган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итте.
"Бакуда биш сәгатьлек туй булды. Шунысы кызык: бер котлау да, конкурс та булмады, биш сәгать буе биедек, нәкъ Һиндстан фильмындагы кебек булды.

Дашгынның кәләше - Азәрбайҗан кызы, Айша исемле. Алар күбрәк интернет, телефон аша аралашты. Дашгын Казанда яши, гастрольләр белән йөрде, ә кәләш Азәрбайҗанның үзеннән", - диде Ришат Төхвәтуллин.