Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Хәйретдинов кырмыскаларга каршы агу уйлап тапкан

Инстачы: «Ни генә кулланмадык инде. Шул ирләр сидеге генә калгандыр»

news_top_970_100
Зөфәр Хәйретдинов кырмыскаларга каршы агу уйлап тапкан

Җырчы Зөфәр Хәйретдиновның бакчасында быел, ни гаҗәп, колорадо коңгызы юк икән. 

Аның каравы, бәрәңгесен кырмыскалар үз иткән. Җырчы бакчасында тукталу файдага булган үзләренә — бер мизгелдә инстаграм йолдызларына әверелеп куйганнар. Зөфәр Хәйретдинов аларны, видеога төшереп, инстаграм битенә урнаштырган. «Рәхәтләнеп бәрәңге сабагын кимерәләр», — дигән ул. 

Җырчының язылучылары арасында да кырмыскадан зыян күрүчеләр күп булуы ачыкланган.

«Безнең җиләк төпләрендә утыралар. Аптыраган, нишләргә?»;

«Ул кырмыска белән үләбез инде көрәшеп, бөтен бакчабыз тулды, нәрсә генә сипмәдек. Бер жирдә бетә, икенче жирдә иле белән. Үлмиләр, күчәләр генә»;

«Үлеш ул кырмыскалар, кыяр түтәлен бастылар. Берничек бетереп булмый. Сез ниләр кыландырасыз кырмыскага каршы? Киңәшләр бирегез, зинһар», — дигәннәр алар.

Зөфәр Хәйретдинов инстачыларга кырмыскалар белән көрәшүнең яңа ысулын тәкъдим иткән: «Иң көчле агу — сидек (мәзәк түгел). Аеруча ирләрнеке. Тестостероннан куркалар, валлаһи!» — дип язган ул.

«Үзебезнең татар кырмыскалары колорадо коңгызларын да жиңделәр быел. Ни генә кулланмадык инде. Шул ирләр сидеге генә калгандыр», — дип җавап кайтарган аңа каршы бер инстачы.

Кайбер виртуаль дуслары кырмыскалардан тоз, манный ярмасы, уксус сибеп котылу юллары турында язганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100