Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһ әтисенең оныгын күрергә өлгермичә вакытсыз үлүе турында яза

Камилне бала тудыру йортыннан чыгарыр алдыннан гына җырчының әтисе вафат булган.

news_top_970_100
Илназ Баһ әтисенең оныгын күрергә өлгермичә вакытсыз үлүе турында яза
Рамил Гали

Илназ Баһ гаиләсе белән әтисенең каберен зыярәт кылган. Җырчы инстаграмда әтисенең вакытсыз гүр иясе булуы турында яза, бу кайгылы көнне искә ала.

Фаил ага оныгы Камилне бала тудыру йортыннан чыгарыр алдыннан вафат булган. «Кая чаба бу вакыт, кая ашыга…

Әле кичә генә улым Камил туу белән бер-беребезне котлап сөйләшкән кебек идек кебек. Иртән бала тудыру йортына бәби каршыларга барырга җыендык. Иртән авыр хәбәр җиткерделәр. «Әти үлде», — дип абыйлар шалтыратты.

Эх, әти белән утырып гапләшәсе иде бит. Инде хәзер үземнең дә, әтинеке кебек өч улым бар. Безне көрәк, чүкеч, балта тотарга өйрәткән кебек, аларны да эш сөяргә өйрәтер иде», — дип юксына Илназ Бах якын кешесен.

Сәхнәдәше Гөлнара Габидуллина да әлеге көнне хәтерләве турында язган. «Урыны оҗмахта булсын», — дигән. «Рухы шат, урыны җәннәттә булсын», «Мин дә хәтерлим ул көнне. Илназ, син бездә, Апаста юбилей алып бара идең. Бик кызганыч, алтыным», «Фаил абыйның куллары алтын иде. Безнең өйне дә эшләп чыккан иде. Урыны җәннәттә булсын, бик яхшы кеше иде» — дигәннәр.

«Зиратта фотога төшәргә ярамый. Яхшыга түгел бу», — дип кисәтү ясаган бер инстачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100