Лилия Хәйруллина: Инстаграмда постлар куюым эшсезлектән интегүдән түгел

Җырчы Лилия Хәйруллина инстадусларының тәнкыйтенә дучар булган.
Лилия Хәйруллинаның командасы белән төшкән фотосын тәнкыйтьләгәннәр. "Сезгә тәрбия җитмиме соң, әллә игътибармы? Нәрсәдер җитми инде", "Лилия Хәйруллина эшсезлектән интегә, конкуренция зур шул", - дип язганнар аңа. 

Моңа Лилия җавап биргән: "Әгәр мин телефон номерымны яисә үз командам белән төшкән фотографияне куям икән, бу чарасызлыктан һәм эшсезлектән түгел. Ахрысы, кешеләргә үзләре язган негативтан рәхәт булып китә. Юк, мин кызмыйм, мин тыныч. Бу анализ өчен, бәлки, кемдер үзендә нәрсәнедер үзгәртергә теләр. Үзегезгә читтән карагыз. Бәхетле булыгыз, мин барыгызга да яхшылык телим. Бөтен нәрсә үзебездән башлана", - дигән ул.