Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти-әнисен беренче тапкыр күрде». Уфа табиблары сукыр малайның күзен дәвалаган

Бала тумыштан сукыр, ДЦП белән чирли, башта ул ул йөрми дә, сөйләшми дә.

news_top_970_100
«Әти-әнисен беренче тапкыр күрде». Уфа табиблары сукыр малайның күзен дәвалаган
https://pixabay.com

Бөтенроссия күз һәм пластик хирургия үзәге офтальмологлары Мәскәүдә яшәүче сигез яшьлек малайның күзен күрә торган иткән. Бала туганда ук сукыр була. Бу турыда РИА Новости агентлыгына клиниканың баш фәнни консультанты Эрнст Мулдашев сөйләгән.

Профессор сүзләренчә, әлеге үзәктә 8 яшьлек Матвейны өч яшьтән бирле биоматериал белән дәвалыйлар. Бала тумыштан сукыр, ДЦП белән чирли, ул йөрми дә, сөйләшми дә.

«Безгә алып килгәндә ул ятып кына тора иде, күз күреме нуль дәрәҗәсендә. Без ярты ел саен аңа биоматериал белән операция ясап тордык. Хәзер бала 2-5 процент күрә, ул бер метр ераклыктан күрә, әти-әнисен күрде, төсләрне аера. Ул үрмәләп йөри башлады, тиздән йөреп китәчәк. Ул сөйләшергә өйрәнде, малай җырларга хыяллана, аның кумиры Григорий Лепс. Без бар да чынга ашыр дип ышанабыз», — ди Мулдашев.

Матвейның атасы Игорь гаиләсенең бәхетле булуын әйтә. «Бала әлифба өйрәнә, тиздән укый башлаячак. Без Уфа табиблары һәм күз хирургиясе табиблары тырышлыгы белән күрә башладык», — ди ул.

  • Эрнст Мулда́шев - совет һәм Россия хирург-офтальмологы, югары категорияле хирург, Уфада Бөтенроссия күз һәм пластик хирургия үзәгенең баш фәнни консультанты, Россиянең атказанган табибы.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100