Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзгәреш җиле»ндә тәүге тапкыр катнашкан Татьяна Ефремова: «Авып китүдән курыктым»

Фестивальдә мин иң курыккан нәрсәне эшләргә куштылар, дип сөйләде яшь җырчы.

news_top_970_100
«Үзгәреш җиле»ндә тәүге тапкыр катнашкан Татьяна Ефремова: «Авып китүдән курыктым»

Татар эстрадасында тәүге адымнарын атлаучы яшь җырчы Татьяна Ефремова быел «Үзгәреш җиле»ндә беренче тапкыр катнашты. Фестивальдә ул «Тихо гуляй, мой милай» һәм «Әгәр белгән булсам» җырлары белән чыгыш ясады.

«Башта бер җыр белән генә катнашырга тиеш идем. Соңрак «Әгәр белгән булсам» җырын бөтенләй миңа ят булган манерада башкарырга тәкъдим иттеләр. Моны тагын бер мөмкинлек буларак кабул иттем һәм җиренә җиткереп башкарып чыгу максатын куйдым.

Әмма иң авыры алда булган икән - миңа иң курыккан эшне эшләргә куштылар. Җыр башкарган вакытта, хореография элементы буларак, артка авып китәргә кирәк! Ә бу минем иң курыккан нәрсә! Мин элек тә егылудан бик курка идем, бу юлы да тотып кала алмаслар дигән курку басты. Шуның өстенә, биек үкчәдә артка да егылырга, шул ук вакытта матур да булып калырга кирәк... Сәхнәдәшләрем ярдәме белән барысы да бик уңышлы чыкты», - дип сөйләде «Керәшен чибәре – 2016» титулы иясе, күпмилләтле «Zakaria» төркеме солисты Татьяна Ефремова.

  • 2021 елда «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале ике көн рәттән – 4-5 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды. Быел ул алтынчы тапкыр үткәрелде. Быелгы «Үзгәреш җиле»ндә 15 җырчы һәм бер төркем чыгыш ясады. Фестивальнең даими катнашучылары: Алинә Шәрипҗанова, Гөлнора Гатина, Руслан Сәйфетдинов, Айдар Сөләйманов, Ксения Коробкова, Илнар Миранов, Илгиз Шәйхразиев, «Jukebox trio» төркеме һәм башкалар. Эльмира Кәлимуллина, Татьяна Ефремова һәм Илгиз Мөхетдинов фестивальдә беренче тапкыр катнашты.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100