Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Андрей Губин: «Әкрен генә үлеп барам, бер аягым белән кабердә»

Җырчы «Комсомольская правда» радиосына сәламәтлегенең тагын да начараюы хакында әйтте.

news_top_970_100
Андрей Губин: «Әкрен генә үлеп барам, бер аягым белән кабердә»
https://www.instagram.com/oreshoff/

Андрей Губин инде 2000 еллардан бирле яңа җырлар яздырмый. Бу аның прозопалгия дигән авыру белән интегүе белән бәйле. (Невралгиянең бер төре - кешенең бите тартыша, бите, йөзе, башы бик нык авырта). Бу авыру инде 16 яшьтә үк сиздерә башлаган. 28 яшендә Губин «Мин күкләрдән миһербан көтеп ардым» дип җыр да яза. Шуннан бирле җырчының хәле начарая гына бара. «Сөйләшә дә алмыйм, пышылдыйм гына. Нинди хурлык! Тешләрем коела. Бик нык авырыйм», — дип сөйләгән Андрей Губин.

Җырчы дәвалану өчен 150 мең доллар тотканын әйткән, әмма хәле яхшырмый. «Мин әкрен генә үлеп барам, бер аягым белән кабердә. Әмма мин ничектер тыныч кына үлә барам. Миңа куркыныч түгел. Әмма минем тизрәк үләсем килә. Беләсезме миңа нәрсә ошамый? Моңа кадәр бәхетле булмавым түгел. Моннан соң бәхетем булмавы — менә ул иң начары», — дигән җырчы.

Губин җырлар язуын дәвам итә икән, әмма аларны чыгармый. Ул элекке хитлары өчен килгән гонорарларга яшәвен дәвам итә икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100