Гүзәл Уразова сеңлесе белән дуэт башкарачак

Гүзәл Уразова сеңлесе белән дуэт башкарачак
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың сеңлесе Гөлназ да бик матур җырлый икән. 

Инстаграмында Гүзәл бергә җырлаган видео куйган.

"Сеңлем Гөлназ белән минем башкаруда әтиебезнең яраткан җыры. Әгәр дә безнең дуэтны сәхнәдән ишетергә теләсәгез, комментарийларда + куегыз. Артык сүкмәгез, бу әле репетиция генә", - дип тәкъдим итә ул видеоны.

Әлбәттә, бу видео астында + билгеләре тезелеп киткән, кайбер кешеләр бишәр плюс та куйган. Сез дә тавыш биреп чыга аласыз.