Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Могҗиза: кендек бавы муенына алты тапкыр уралган бала исән килеш туган

23 яшьлек хатын өч килолы баласын үзе тудырган.

news_top_970_100
Могҗиза: кендек бавы муенына алты тапкыр уралган бала исән килеш туган

Кытайда бер хатынның корсактагы баласының муенына кендек бавы алты тапкыр уралган. Бу турыда Daily Mail сайтына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

23 яшьлек хатынны, йөклелек чоры азагына җитә башлагач, Хубэй провинциясе хастаханәсенә китергәннәр. УЗИ ясаганда табиблар яралгының муенына кендек бавы уралуын күреп алган. Бер атнадан кендек бавы ике тапкыр уралган.

Хатын баласын 30 июльдә тапкан. Табиблар аңа кесарев кисеме ясамаган. Өч килолы баласын бу хатын үзе тудырган.

Ир бала тугач, табиблар да шаккаткан. Аның кендек бавы муенга алты тапкыр уралган булып чыккан. Мондый хәлне алар беренче тапкыр очратуын әйткән.

Бала исән-сау, кендек бавы 90 см озынлыкта булып чыккан. Гадәти очракта кендек бавы 50 см була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100