news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева хуҗалыгында унбиш бытбылдык асрый

Җырчы тавык йомыркасын ашамый икән.

news_top
Лилия Муллагалиева хуҗалыгында унбиш бытбылдык асрый
Салават Камалетдинов

Лилия Муллагалиева хуҗалыгында бытбылдыклар асрый икән. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

«Шәп, бытбылдыклар молодцы. Тавык йомыркасын ашаган да юк. Үзләре җайлылар», — ди Лилия.

Ул чуар йомыркаларны күрсәтә. «Унбиш бытбылдык. Көнгә унике-унөч йомырка салалар», — ди.

Инстачылар йомыркаларга соклана, бик эре, диләр. Бытбылдык үстереп карарга теләүчеләр: «Асрау авырмы?» - дип кызыксына. Лилия: «Авыр түгел», - дип җавап биргән. Ул бытбылдыкларын Югары Осланнан барып алган икән.

«Асрамаган нәрсәгез юк, эшләмәгән эшегез юк», - дип Лилияне мактыйлар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар