Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова: «Татар эстрадасында зәңгәрләр бар һәм булачак»

Татар эстрадасының кайбер артистлары Гөлназ Сәфәровага зәңгәр булулары турында сөйләгән. Ул бу хакта сторисларында яза.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова: «Татар эстрадасында зәңгәрләр бар һәм булачак»
Рамил Гали

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова сторисларында инстадусларының сорауларына җавап биргән.

«Берсендә татар эстрадасында зәңгәрләр бармы дигән сорауга, „әлбәттә“ дип җавап биргән идегез. Ничек инде ул алай?» — дигән берсе.

«Шулай инде менә. Дөрес, алар әлегә парлашып чыкмый», — дигән Гөлназ.

«Ул татар эстрадасында зәңгәрләр бар дигән сүз миңа да тынычлык бирми», — дип язган икенчесе. Аңа Гөлназ: «Ник? Тынычлап яшәсеннәр», — дип җавап биргән.

Инстачыларны ул зәңгәрләрнең өйләнгәнме, юкмы икәнлеге дә кызыксындырган. «Үләм. Зәңгәрләр турында сорап тутырдыгыз. Алар булган һәм булачак инде. Шул исәптән эстрадада. Ләкин мин бит шәм тотып тормадым, үзләре әйткәннән генә беләм», — дип язган Гөлназ.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100